Азнакай интернат-йортыннан гаилә парлары вальс биергә өйрәнә

2024 елның 26 апреле, җомга

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар өчен яңа күңел ачу чарасы уйлап тапкан. Гаилә елында учреждениедә гаилә парларын вальс биергә өйрәтергә булганнар.

Яңа «Язгы вальс» технологиясендә катнашучылар арасында коляскалы инвалидлар да бар. Интернат-йорт белгече җитәкчелегендә алар һәм башка гаилә парлары рәхәтләнеп бииләр. Шулай алар, физик чикләүләргә карамастан, мөмкинлекләрнең чиксез булуын исбатлый. Мондый бию программалары гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыта, көндәлек тормышка шатлык китерә.

«Вальс – эчкерсез хисләр һәм ачык йөрәк турында бию. Без тормыш иптәшем белән биергә бик теләп киләбез», – дип уртаклаша интернат-йортта яшәүче Марат Мөхәммәтҗанов.

Бию физик активлык ысулы гына түгел, ә социальләшү һәм аралашуның көчле чарасы да. Бу хакта тәрбияче Алсу Әмирова да әйтә: «Вальс, яшькә карамастан, кешеләрне берләштерә ала».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International