Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр гаилә агачын ясадылар

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гаилә агачы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар.

Иҗади процесс өчен яшәүчеләргә буяулар, фломастерлар, катыргы, клей, кайчы һәм кәгазь кирәк булды. Башта хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә өлкән яшьтәге кешеләр агач рәсеме ясадылар, туганнарының исемен язу өчен түгәрәкләр кистеләр. Аннары детальләрне буядылар һәм ябыштырдылар. Шулай итеп социаль хезмәтләр алучылар үз шәҗәрәләрен ясадылар.

Ә Рамил Кәлимуллин эшен фанера тактасында ясарга булды. Кайбер социаль хезмәт алучылар үзләре белән дәрескә гаилә альбомыннан фотолар алып килгән иде, җыелганнарның барысы да аларны зур кызыксыну белән карады.

Хатирәләр терапиясе һәм арт-терапия элементларын берләштергән мондый мастер-класслар зур тернәкләндерү эффектына ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International