Алабуганың яңа прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Айрат Низамиев Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Визит кысаларында ул монда яшәүчеләр белән очрашты, өлкәннәрнең тормыш һәм көнкүреш шартлары белән танышты.
Алексеевск районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Ярдәм кулы суз» акциясендә катнаштылар. Тәрбияче Марина Анисимова белән бергә алар олы яшьтәге әбигә ярдәм күрсәттеләр.
«Пятерочка» кибетләре челтәре инициативасы буенча авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә азык-төлек пакетлары рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтелә. Аларда ярмалар, токмач, консервалар, көнбагыш мае, чәй, шулай ук татлы ризыклар һәм эчемлекләр бар.
Авыл җирендә өлкәннәргә волонтерлар ярдәме бик кирәк, бигрәк тә хәзер, бакчада урып-җыю мәшәкатьләре күп булганда.
2 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучы, тыл хезмәтчәне Разия Хуҗятова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 140 ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге граждан өйдә хезмәтләр ала. Алар барысы да даими чит ярдәмгә мохтаҗ.
«Бумеранг» волонтерлык отрядына керүче Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкаралар. Балаларга отрядта булу һәм өлкәннәргә актив ярдәм итү ошый.
Бүген Татарстан Республикасына Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән кешеләр төркеме килде. Ялгыз өлкән кешеләр Лениногорск һәм Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга урнаштылар.
Курск өлкәсе интернат-йортларында яшәүчеләрне Татарстан Республикасының Лениногорск һәм Нурлат муниципаль районнарының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә җылы каршы алдылар.
Инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүче «Старость в радость» хәйрия фонды вәкилләре «Хат язышу» программасын дәвам итәләр.