Эльмира Зарипова: «Курск өлкәннәре өчен Лениногорск икенче йорт булыр дип ышанам»

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасына Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән кешеләр төркеме килде. Ялгыз өлкән кешеләр Лениногорск һәм Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга урнаштылар.

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова социаль яклау учреждениеләрендә була. Лениногорск районында аны район башлыгы Рәгать Хөсәенов озата йөрде. Алар өлкәннәр белән аралаштылар. Өлкәннәрне кабул иткән район администрацияләре аларга чәй җыелмалары әзерләгәннәр.

Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, өлкәннәр янына табиблар килгән инде, аларны карап чыкканнар. Ведомство башлыгы Лениногорск аларның икенче йорты булачагына ышаныч белдерде.

Лениногорск районында булганнан соң ведомство башлыгы Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына юнәлде. Анда алар район башлыгы Дамир Ишкинеев белән Курск өлкәсеннән китәргә мәҗбүр булган кешеләр белән аралашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International