Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында матур традиция бар. Ай саен учреждениедә туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлау кабул ителгән.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗади потенциалын үстерү буенча эш дәвам итә. Моның өчен уен терапиясе актив кулланыла.
Ком терапиясе буенча дәресләр Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр арасында зур популярлык казана. Аларны шәфкать туташы Гөлшат Җиһаншина үткәрә.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Гөлшат Җиһаншина cоциаль хезмәт алучылар белән түбән физик активлыкның зыяны турында әңгәмә үткәрде. Ул өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга аз хәрәкәтле яшәү рәвеше куркынычы нидә, бу нинди авыруларга китерергә мөмкин икәнлеге турында сөйләде.
Хатирәләр терапиясе – өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең тәкъдим ителгән һәм нәтиҗәле технологияләренең берсе. Ул Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да уңышлы кулланыла.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр урманда булдылар. Саф һавада йөрү интернат-йорт карамагындагыларны энергия һәм яхшы кәеф белән сөендерде.