11 март көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучы тыл хезмәтчәне Бәдретдинова Сабира Шәфигулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләренең эш сыйфатын тикшерү максатыннан социаль хезмәт алучыларның өйләренә барып хәлләрен белешү оештырылды.
5 март көнне Түбән Кама муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре социаль хезмәт алучы Фатыйма Хәбибулла кызын туган көне белән котладылар.
Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтелә торган гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм үз вакытында күрсәтелүен контрольдә тоту чараларын тормышка ашыру кысаларында күчмә чаралар үткәрелә.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Сезгә, яратканнарыбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйлар. Акциянең төп максаты – социаль хезмәтләр алучыларга яхшы кәеф бүләк итү.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының 3 волонтерлары белән берлектә «Мәрхәмәтле йөрәктән игелекле эш» дигән акция уздырганнар.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Язышу буенча оныклар» технологиясе буенча эш дәвам итә. Социаль-психологик технологияләр социаль хезмәтләр алучылар арасында тагын да киң танылу таба. Менә бүген дә өлкәннәргә балалардан хатлар килгән. Аларны бергә укыдылар, интернат-йортта яшәүчеләр үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәне Вера Ивановна Муравьева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район хакимияте һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова эпидемиология вәзгыятен исәпкә алып Вера Ивановнаны видеоэлемтә белән котладылар.
Өй хуҗалыгында башка теркәлгән затлар булмаган ялгыз һәм ялгыз яшәүче 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарның өйләрен йөреп чыгу кысаларында Бөгелмә «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗлыкка китерә торган шартларны профилактикалауга юнәлдерелгән эш алып баралар.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече өйдә социаль хезмәт алучылар белән шәхси дәвалау-профилактика дәресләре үткәрүне дәвам итә. Чаралар «Күңел яшь булса, безгә яшь бәла түгел!» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.