Халыкара игелекле эшләр көне кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Салават күпере» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә барганнар.
Тәрбияче Ольга Шаталова белән берлектә тәрбияләнүчеләр үзәккә килүчеләр өчен кәнфитләрдән чәчәк бәйләмнәре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класста катнашучылар башкару техникасы белән танышып кына калмадылар, ә баллы букет ясау эшенә дә иҗади якын килделәр.
Мондый мастер-класслар өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бик мөһим. Буыннар аралашуы зур кыйммәткә ия. Балалар өлкәннәрне һәм картаю процессын яхшырак аңлый башлыйлар, ә өлкәннәр яңадан үзләрен кирәк дип тоялар.