Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «һавадан сәламәтлек» дигән социаль проект үз эшен дәвам итә. Ул социаль хезмәтләр алучылар өчен үлән калдыклары нигезендә фиточәй һәм кислород коктейльләре ясау һәм куллану өчен махсус оештырылган мәйданчык булдыруга юнәлтелгән.
Чәй эчү дустанә аралашуга, психоэмоциональ халәтне тотрыкландыруга, кәефне күтәрүгә ярдәм итә, киеренкелек һәм борчу дәрәҗәсен киметә, тормышка уңай мөнәсәбәт формалаштыра. Күп кенә яшәүчеләр фитобарга юынганнан соң килә, бу организм өчен икеләтә файдалы.
Интернат-йорт карамагындагылар рәхәтләнеп шифалы үләннәр, җиләк-җимешләрнең файдасы турында сөйләшәләр. Өлкәннәр өчен күңелле һәм тыныч шартларда физик һәм рухи көчләр торгызыла.
Интернат-йорт белгечләре билгеләп үткәнчә, проектны тормышка ашыру сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, гомер озынлыгын арттыруга ярдәм итә.