Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен «Игелекле чәчтараш» дигән хәйрия акциясе үткәрелде.
Яшь чәчтараш Альбина һәм социаль эш буенча белгеч өлкәннәргә чәчтараш хезмәтләре күрсәтүне оештырдылар. Чараның максаты – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү.
Булачак осталар бик тырыштылар, игътибарлы булдылар һәм үз клиентларының теләкләрен исәпкә алдылар. Социаль хезмәт алучылар акциядә зур шатлык белән катнаштылар һәм чәчтарашларга һәм хезмәткәрләргә рәхмәт белдерделәр.