«Балкыш» комплекслы үзәге белгечләре өлкәннәрне өйдә тикшерәләр

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарны өйләренә барып, хәлләрен белешеп торалар. 2022 елда 520 йорт хуҗалыгын йөреп чыгу планлаштырыла.

Тикшерүләрнең максаты булып яше һәм (яки) сәламәтлеге торышы аркасында мөстәкыйль рәвештә төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итә алмый торган, социаль хезмәткәргә яки стационар формада социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ, шулай ук социаль озата баруда мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау.

Тикшерүләр башланганчы белгечләр өлкән яшьтәге гражданнарга шалтырата һәм алар белән килү датасын һәм вакытын билгели. Гражданнарга килгәндә үзәк белгечләре өйдә (фатир саен) йөреп чыгу актын тутыралар. Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык билгеләнгән очракта, белгечләр аңлату әңгәмәсе үткәрәләр һәм өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле документлар җыюда ярдәм итәләр.

Шулай ук күчмә эш барышында янгын-профилактик эш алып барыла, автоном янгын хәбәрчеләренең булу-булмавы һәм төзеклеге тикшерелә, көнкүреш приборларын, газ һәм электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелә. Барлык өлкән яшьтәге кешеләргә белешмәлекләр тапшырыла, анда ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары күрсәтелгән.

Бүгенге көндә 179 йортны йөреп чыкканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International