Лениногорскида тимурчылар тыл хезмәтчәненә бардылар

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Лениногорск муниципаль районында «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» дигән социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру дәвам итә. Шушы көннәрдә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова тимурчылар отряды белән чираттагы акция үткәрде.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече һәм балалар тыл хезмәтчәне, өйдә социаль хезмәтләр алучы Клавдия Ивановнага бардылар. Ветеран катлаулы сугыш һәм сугыштан соңгы еллар турында сөйләде. 92 яшендә булса да, ул өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшләвен яхшы хәтерли.

Лениногорскида Клавдия Ивановна 1950 елдан бирле яши. Пенсиягә кадәр ул ремонт-механика заводында инструментчы булып эшләгән. Алар ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр.

Яшь тимурчылар Клавдия Ивановнаны игътибар белән тыңладылар һәм үз сорауларын бирделәр. Тыл хезмәтчәне кунакларга игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International