Минзәлә муниципаль районының Филимоновка авылында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Людмила Алымбаева ире һәм улы белән социаль хезмәт алучыга хәйрия ярдәме күрсәткәннәр – йорт түбәсен алыштырганнар.
Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә икеләтә бәйрәм булып узды. 1 июль көнне өйдә социаль хезмәтләр алучылар Гафифәбану Мифтәхова һәм Зөлхәбирә Шәрәфетдинова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
27-29 июнь көннәрендә Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мультидисциплинар командасы белгечләре булып кайтканнар.
«Иҗтимагый инициатива–2021» Республика конкурсы грантына ия булган «Сәламәтлек һәм һава» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен учреждение белгечләре даими рәвештә сәламәтләндерү дәресләре үткәрәләр. Дәресләргә яшәүчеләр йөри, алар заман белән бергә атларга тырышалар, үзләренең физик һәм рухи сәламәтлеге турында кайгырталар.
25 июнь көнне Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы тыл хезмәтчәне Наталья Ивановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
«Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» республика социаль-гуманитар проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Чиста йорт» дигән акция уздырганнар. 7нче социаль участокта алар ялгыз яшәүче өлкәнне күреп кайттылар.
27 июнь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Зиннәтулла Җамалетдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучысы булып тора.
25 июнь көнне «Картларны кочаклап» акциясе кысаларында «Старость в радость» Хәйрия фонды Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен мәдәни-ял чарасы оештырды.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүгә зур игътибар бирелә.
Хәтер һәм кайгы көне кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар, тыл хезмәтчәннәре өчен өйдә «Әдәби кичә» дигән чара үткәрделәр.