Минзәлә интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче гражданнарны тернәкләндерү ничек уза

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Александр Курбатов Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына узган елның июнендә инсульт кичергәннән соң билгеләнә.Ул сөйләшә, утыра һәм йөри алмый иде.

Функцияләр бозылган саен тернәкләнү дә озак бара. Еш кына ул күп вакыт били, социаль хезмәтләр алучы күпмедер вакыт белгечләр күзәтүе астында булырга тиеш. Физик, психологик, когнитив һәм эмоциональ бозылышлар кеше тормышын үзгәртә, аның сыйфатын киметә, мөстәкыйль һәм бәйсез булырга комачаулый. Тернәкләндерү исә баш миенә зыян килгән вакытта югалган күнекмәләрне яңадан торгызырга ярдәм итә. Тернәкләндерүнең бөтен программасы авыру мөмкин кадәр бәйсез булуга, үз-үзен карауга, көнкүреш эшләрен башкаруга, өйдә һәм урамда йөрүгә юнәлдерелгән.

Инсульттан соң тәннең уң өлешендәге хәрәкәт функциясен торгызу өчен дәвалау физкультурасы билгеләнә. Сәламәтләндерү гимнастикасының төп максаты – хәрәкәт итү һәм аяк-куллар сизгерлеген яхшырту. Шулай ук Александр Курбатовка сулыш алу күнегүләре билгеләнде, алар тын бетүдән арынырга, йөрәк һәм кан тамырлары эшен җайга салырга мөмкинлек бирде.

Интернат-йорт карамагындагылар белән социаль тернәкләндерү буенча белгеч, психолог һәм тәрбияче эшләде. Хәзер Александр Курбатов үзен мөстәкыйль рәвештә карый, өйдә таякка таянып йөри, урамга чыга, баскычлардан күтәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International