Спас интернат-йортында Карау мәктәбенең чираттагы дәресе узды

2022 елның 22 июле, җомга

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының караучылары «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрестә катнаштылар.

Әлеге чара «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын кертү кысаларында оештырылган.

Дәрес барышында белгечләр социаль хезмәт алучыларга күчеп утыру өчен бау баскычыннан, билбаулардан, өзлегүләрне профилактикалау өчен ямаулыклар, борылыш дискыннан файдалану процессын күрсәттеләр.

Тыңлаучыларга тернәкләндерүнең техник чараларын куллану үзенчәлекләре турында искәрттеләр, шулай ук аз хәрәкәтләнүче өлкәннәрнең куркынычсыз хәрәкәт итү кагыйдәләре турында видеоролик күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International