Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләргә концерт бүләк иттеләр

2022 елның 8 июле, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Казан православие епархиясе арасындагы килешү кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына республика башкаласыннан Владимир атакай һәм «Шәфкать» волонтерлар төркеме килде. Алар социаль хезмәт алучыларга искиткеч концерт бүләк иттеләр.

Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар музыка коралларында – гитара һәм синтезаторда уйнау осталыгына бәя бирделәр. Репертуар 70 нче, 80 нче еллар җырлары, классик әсәрләрне үз эченә алган иде. Интернат-йорт карамагындагылар таныш көйләренә кушылып җырлады, ә саубуллашканда барысы да үзләренең яңа дуслары белән фотога төште.

Хезмәттәшлекне алга таба да дәвам итәргә булдылар – волонтерлар интернат-йортка айга бер тапкыр киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International