Социаль хезмәткәр гаиләсе ялгыз өлкән кешегә түбә ябарга ярдәм итте

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Минзәлә муниципаль районының Филимоновка авылында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Людмила Алымбаева ире һәм улы белән социаль хезмәт алучыга хәйрия ярдәме күрсәткәннәр – йорт түбәсен алыштырганнар.

Ялгыз граждан социаль хезмәт күрсәтүдә 2021 елның августыннан бирле тора. Өлкән яшьтәге кешенең бу проблеманы мөстәкыйль рәвештә хәл итү мөмкинлеге булмаган, ә түбәдән күптән су үткән. Социаль хезмәткәрнең һәм аның гаилә әгъзаларының хезмәт сөючәнлеге һәм ярдәмчеллеге нәтиҗәсендә хәл уңай хәл ителде. Социаль хезмәтләр алучы Алымбаевлар гаиләсенә ярдәме һәм кайгыртучанлыгы өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International