27-29 июнь көннәрендә Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мультидисциплинар командасы белгечләре булып кайтканнар.
Эш сәфәренең максаты – күптән түгел имгәнгән яки авыр чир кичергән, кеше ярдәменә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен өзлексез ярдәм күрсәтүгә һәм тормыш сыйфатын саклауга юнәлдерелгән социаль-тернәкләндерү чараларын үткәрү һәм индивидуаль план эшләү. Интернат-йорттагы хезмәттәшләр белән бергә логопед, эрготерапевт, альтернатив өстәмә коммуникацияләр буенча белгеч, физик терапевт социаль хезмәтләр алучыларны тернәкләндерүнең индивидуаль планын эшләделәр һәм формалаштырдылар.