Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында танып-белү сәгате үткәрелде. Очрашуда катнашучыларга истәлекле датаның барлыкка килү тарихын искә төшерделәр, изге Петр һәм Феврония тормышы турында сөйләделәр, бәйрәмнең символы ромашка булуын билгеләп үттеләр. Учреждение карамагындагылар бик теләп гаилә традицияләре турында сөйләделәр, ромашкадан тәкыя үрделәр.
.jpg)
Иҗади төркем активистлары, алар арасында Ирина Меховникова, Татьяна Ловчева, Владимир Зрулин һәм Надежда Оленичева, кәгазьдән фоторамка, ромашкалардан эмблемалар ясадылар.
Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бүген «Мәхәббәт барыннан да кадерле» дигән бәйрәм узды. Социаль хезмәт алучылар бәйрәмнең мәгънәсе, гаилә традицияләре турында сөйләштеләр, күңелле музыка астында ромашкалардан фоторамка ясадылар. Һәркем бәйрәм атрибутикасы белән фотога төшә алды.
Югары Ослан муниципаль районында бәйрәм уңаеннан гаилә парларын котладылар. «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр янына бардылар һәм аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
.jpg)