Өлкәннәр турында кайгырту

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2020 елда Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына инсульттан соң Анастасия Солдаткина килә. Өлкән кешегә аерым тәрбия кирәк иде.

Көн тәртибе, туклану режимын үтәү, кече тернәкләндерү чараларын куллану уңай нәтиҗәләр бирә башлады. Заманча тернәкләндерү җиһазлары, мобиль вертикализатор ярдәмендә Анастасия Солдаткина аяк-кул мускулларын ныгытты, ә тренаже хәрәкәт итү функцияләрен торгызды. Бер үк вакытта ул велотренажерда шөгыльләнде.

Социаль-психологик тернәкләндерү программасы кысаларында дәресләр инсульттан соң тормыш процессларын торгызырга, шулай ук игътибарны яхшыртырга ярдәм итә торган когнитив функцияләрне яңадан торгызуга юнәлдерелгән. Тернәкләндерү кысаларында психолог күп функцияле «Пертра» җыелмасы белән дәресләр үткәрә, ком терапиясен һәм музыка терапиясен куллана. Хезмәт терапиясе буенча дәресләр вак моториканы торгызырга ярдәм итте, өлкән кешенең хәтере яхшырды. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен торгызырга, социаль-көнкүреш күнекмәләрен яхшыртырга аңа кулинария түгәрәгенең төркем дәресләре ярдәм итте. Анастасия Солдаткина шулай ук «Һавадан сәламәтлек» дигән кислород фитобарына да даими йөри.

Бүгенге көндә социаль хезмәт алучының учреждение белгечләренең индивидуаль якын килүе һәм комплекслы эше нәтиҗәсендә эмоциональ хәле яхшырды, ул кресло-коляскада мөстәкыйль йөри башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International