Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре һава шартларының начараюы һәм көчле кар басуы сәбәпле «Кар десанты» акциясендә катнашалар.
«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «Поляр балкышы» кар десанты отряды һәм Буа ветеринария техникумы укучылары белән берлектә, ялгыз яшәүче пенсионерлар хуҗалыкларында кар чистарту буенча акция оештырды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Казан шәһәреннән волонтер студентлар – «Поляр балкышы» кар десанты отряды килде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Яңа ел белән котлау открыткалары ала башлады. «Старость в радость» хәйрия фондының «Хат алышу буенча оныклар» акциясе кысаларында волонтерлар әби-бабайларга сәламәтлек һәм озын гомер теләкләре белән хатлар юлладылар.
Медицина училищесы волонтерлары командасы Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр янына килде. Яшьләр «Тигез мөмкинлекләр территориясе» дип аталган очрашу кичәсе оештырдылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Игелекле эшләр» акциясе узды. Ул өйдә социаль хезмәт алучы инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Һәрбер хикәя – игътибарга, һәр олы кеше ярдәмгә һәм кайгыртуга лаек. 2023 елның 22 ноябренә Татарстанда 100 яшьтән өлкәнрәк 215 кеше яши. Алар арасында 20 ир-ат һәм 195 хатын-кыз.
«Исток–Башлангыч» үзәге волонтерлары тыл хезмәтчәне янына килеп киттеләр
«Старость в радость» хәйрия фондының «Теш протезлау» проекты ярдәмендә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар, алга таба теш куйдыру өчен, шәһәр поликлиникасында стоматологик тикшерү үтә алдылар.
Өлкән яшьтәге кешеләргә карата мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау һәм аңа каршы тору чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында 26 октябрьдә Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен укыту семинары узды.