Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре һава шартларының начараюы һәм көчле кар басуы сәбәпле «Кар десанты» акциясендә катнашалар.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре йорт хуҗалыкларын кардан чистарту буенча социаль хезмәтләр алучыларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәләр. Шәхси йортларда яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр өчен мондый ярдәм бик мөһим.