«2014–2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 4 нче социаль участокта тренинглар үткәрде. Чараларда 45 яшүсмер катнашты.
«2014–2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 16 гыйнварда Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең психологы 1 нче социаль участокта «Яшүсмерләрдә Интернетка бәйлелектән ничек сакланырга» дигән тренинг үткәрде. Чарада 14 балигъ булмаган бала катнашты.
Социаль куркыныч хәлдә булган, профилактика системасы органнарында исәптә торучы гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны контрольдә тоту максатыннан Кайбыч районында каникуллар вакытында ведомствоара рейдлар оештырылды. Чарада «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре дә катнашты.
Казан белгечләре «Таяныч ноктасы» төбәкара конференциясендә катнаштылар
«Ялкын» социаль приютында хокукый ярдәм көне
«Исток–Башлангыч» үзәгендә профилактик түгәрәк өстәл узды
«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр белән хокукый әңгәмә үткәрделәр
Биектау районында яшүсмерләр уңышлы булырга өйрәнделәр
«Экстремизмга – юк!» айлыгы вакытында, шулай ук хокук бозуларны профилактикалау программасы кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова куркыныч төркеменә керүче балигъ булмаган балалар һәм профилактик исәптә торучы яшүсмерләр белән социаль навигатор – «Мин – кеше» уены ярдәмендә чара үткәрде.
Мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып халыктан акча урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Ак Барс Банкы вәкиле Әлмәт районы «Опека» ХСХКҮнең балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.