Югары Ослан районында көзге каникул вакытында профилактика субъектлары вәкилләре катнашында ведомствоара рейдлар оештырылды.
Чаралар барышында районның 14 торак пунктында 25 гаилә тикшерелде, аларда 55 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Әлеге гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде, шулай ук янгын хәбәрчеләренең төзеклеге тикшерелде. Моннан тыш, ата-аналар һәм балалар белән көзге каникул вакытында балигъ булмаганнарның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм мәшгульлек турында әңгәмәләр үткәрелде.
Рейдларда мәктәп директорлары һәм балаларның сыйныф җитәкчеләре катнашты. Нәтиҗәдә ике балигъ булмаган баласы булган социаль куркыныч хәлдә булган бер гаилә ачыкланды. Эш төркеме әгъзалары бу мәсьәләне муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының киләсе утырышында карау турында карар кабул иттеләр.