Социаль приютларда тәрбияләнүчеләр «Робинзон» слетына чакырыла

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

28 августта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты узачак. Чара социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында караучысызлыкны, хокук бозуларны һәм балигъ булмаганнарның җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалауга юнәлдерелгән.

«Робинзон» слетын Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештыра.

Слетта Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют командалары катнаша. Команда 5 кешедән торырга тиеш. Команданы учреждение хезмәткәре озата бара.

«Робинзон» слетында катнашу өчен гаризалар 5 августтан 20 августка кадәр кабул ителә.

Заявка 423812, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 27 нче йорт адресы буенча почта элемтәсе аша, кулдан, шулай ук Spdp.Asyltash-chelny@tatar.ru электрон почта адресына («СЛЁТ» билгесе белән) җибәрелергә мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 51-91-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International