«Опека» үзәгендә хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән әңгәмә узды

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә полиция лейтенанты Иван Емельянов белән берлектә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен чара оештырылды.

Балигъ булмаганнар арасында мошенниклыкны кисәтү, җинаять җаваплылыгы, интернет-иминлек, психотроп һәм наркотик матдәләр куллану һәм тарату өчен җинаять һәм административ җаваплылык, террорчылык идеологиясенең куркынычы кебек темаларга сөйләштеләр.

Әңгәмә барышында балигъ булмаганнар җинаять өчен җәза чаралары белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International