Лениногорскида «Кабат хокук бозуларны профилактикалау. Үз составында иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза чараларына хөкем ителгән балигъ булмаган балалары булган гаиләләр белән эшләү» темасына стажировка мәйданчыгы үз эшен төгәлләде. «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үзләрендә Баулы районы һәм Яр Чаллы шәһәре белгечләрен каршы алдылар. Профилактика субъектлары хезмәткәрләренең катнашуы мөһим иде.
Белгечләр Лениногорск районында максатчан аудитория белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, кулланыла торган технологияләр һәм проектлар турында сөйләделәр, практик дәресләр үткәрделәр. Алар шулай ук балавыздан шәмнәр ясау буенча мастер-класс оештырдылар, аларны хокук бозган балигъ булмаганнар белән дәресләрдә кулланалар.
2024 елда Лениногорскидагы стажировка мәйданчыгында Татарстан Республикасының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләреннән 39 белгеч катнашкан.