«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 8 сентябрьдә балигъ булмаган балалар өчен «Мөһим кыңгырау» уен тренингы узды. Чараны гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлегенең социаль эш буенча белгече Светлана Сәфәрова оештырды.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина 3нче номерлы социаль участокта «Белемле җәяүле» дигән темага төркемле дәрес уздырган. Анда 11 балигъ булмаган бала катнашты.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләбез» дигән танып-белү чарасы узган.
ТР Яшел Үзән районы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тормыш иминлеге нигезләре буенча «Куркыныч предметлар һәм күренешләр» дигән чара узган.
Баулы районында социаль куркыныч хәлдә булган һәм күп балалы гаиләләр буенча профилактик рейдлар дәвам итә. Күчмә чараларны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үткәрә.
23 июнь көнне яшенле һәм ураган вакытында балаларның куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында танып-белү дәресе үткәрелде.
25 май көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече 6 нчы социаль участокка бару оештырды. Күчмә эш барышында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләргә консультация бирелде.
Мәктәп каникуллары вакытында куркынычсызлык – ял итүнең мөһим аспекты. Бу теманың актуальлеге бәхәссез, чөнки балалар өйдә, урамда, юлда һәм транспортта, табигатьтә куркыныч хәлләр белән очрашырга мөмкин.
«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 25 мартта Биектауның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Үз-үзеңә ышан» клубының утырышы узды. Чарада 12 яшүсмер, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ башлыгы, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре катнашты.
Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидуллина балалар белән аралашу сәгате үткәрде. Ивановка авылында 5 нче номерлы социаль участокта узган чара вакытында медиакуллану культурасы турында сөйләштеләр.