«Шәфкать» үзәге белгечләре балаларга тормыш иминлеге кагыйдәләре турында искәрттеләр

2022 елның 1 апреле, җомга

Мәктәп каникуллары вакытында куркынычсызлык – ял итүнең мөһим аспекты. Бу теманың актуальлеге бәхәссез, чөнки балалар өйдә, урамда, юлда һәм транспортта, табигатьтә куркыныч хәлләр белән очрашырга мөмкин.

30 март көнне Баулы муниципаль районының «Шәфкать » халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән профилактик әңгәмә үткәрде. Шулай ук балаларга «Балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән презентация карау өчен тәкъдим ителде. Балалар теге яки бу куркыныч тормыш ситуацияләрендә нәрсә эшләргә кирәклеген искә төшерделәр, социаль педагогның сорауларына җавап бирделәр, тематик кроссвордлар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International