«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә тормыш иминлеге нигезләре буенча чара узган

2022 елның 26 июле, сишәмбе

ТР Яшел Үзән районы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тормыш иминлеге нигезләре буенча «Куркыныч предметлар һәм күренешләр» дигән чара узган.

Чара барышында тәрбияче Фролова Ольга Викторовна җитәкчелегендә балалар көндәлек шартларда куркыныч күренешләрне күрергә өйрәнделәр. Моннан тыш, тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар төрле гадәттән тыш хәлләр белән таныштылар, суда, урманда, яшен вакытында, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Үзеңә һәм башкаларга ярдәм итү күнекмәләрен үстерүгә зур игътибар бирелде. Балалар шәхси куркынычсызлык һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеге өчен җаваплы булуларын аңладылар.

Ата-аналарга балаларның травмалары күп очракта өлкәннәрнең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыгуы турында мәгълүмат җиткерделәр. Балага көнкүрештә куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен өйрәтү өчен өлкәннәр үзләре дә аларны белергә һәм үтәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International