Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидуллина балалар белән аралашу сәгате үткәрде. Ивановка авылында 5 нче номерлы социаль участокта узган чара вакытында медиакуллану культурасы турында сөйләштеләр.
Әңгәмә барышында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар компьютер уеннарының зарарлары белән таныштылар, Интернетта кулланучыларны сагалап торучы куркынычлар турында белделәр һәм аларны ничек булдырмаска кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Катнашучылар шулай ук «Уйланулар шляпасы» уенын да уйнадылар, аның барышында Интернетта эшләгәндә саклык чараларын билгеләделәр.