«Кайгырту» приютында балаларга яшен вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр

2022 елның 24 июне, җомга

23 июнь көнне яшенле һәм ураган вакытында балаларның куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында танып-белү дәресе үткәрелде.

Приют тәрбиячесе Виктор Лифанов балаларга яшен һәм күк күкрәвенең нәрсә икәнлеге турында сөйләде. Аннан соң балалар, күрсәтмә материалдан файдаланып, урманда, өйдә, елгада һәм ачык җирдәге табигать күренешләре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен зур кызыксыну белән өйрәнделәр. Алган белемнәрен ныгыту өчен, тәрбияләнүчеләр рәсемнәр буенча узган материалны сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International