Минзәләдә мәктәп укучылары арасында интернет-бәйлелекне профилактикалау буенча дәресләр үткәрелә

2022 елның 18 марты, җомга

Хәзерге заман балалары даими рәвештә контрольсез һәм күзәтүсез Интернеттан файдаланалар. Балаларның мәгълүмати куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү һәм аларның мәгълүмати киңлектә куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 15 нче март көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева татар гимназиясе базасында «Интернет дөньясының су асты ташлары» дигән дәрес үткәрде. Чара «Цифрлы гигиена» эш программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Дәрестә 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Аларга интернетта сагалап торган куркынычлар турында искәрттеләр, челтәрдәге күңелсез хәлләрне ничек булдырмаска дигән киңәшләр бирделәр. Ольга Бывальцева укучыларның игътибарын интернетта һәрбер мәгълүматның дөреслеген тикшерергә кирәк, фактларны анализлый белергә, зыян сала торган сайтларга кермәскә кирәклегенә басым ясады.

Нәтиҗә ясап, укучылар белгеч белән берлектә интернетта иң төп биш янауны билгеләделәр һәм интернет-бәйлелектән котылырга ярдәм итәчәк куркынычсызлык кагыйдәләрен төзеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International