«Өмет чаткысы»нда юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләләр

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләбез» дигән танып-белү чарасы узган.

Чараның төп максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен аңлау, шулай ук аларның куркынычсызлык һәм тормыш өчен мөһимлеген формалаштыру.

Дәрес барышында балалар юл билгеләре, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе эше белән таныштылар.

Дәрестә алар светофор һәм юл билгеләре турында шигырьләр укыдылар, юлда куркынычсыз тәртип турында сөйләштеләр, табышмаклар чиштеләр, юл ситуацияләре төшерелгән рәсемнәр карадылар, шулай ук «Светофор» җырын тыңладылар.

Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева сүзләренә караганда, үткәрелгән эш нәтиҗәсендә балалар светофор сигналлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәр алдылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International