ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2025 ел
җомга

Яшь инвалидларны урамда, җәмәгать транспортында, юлда үз-үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтү социаль-мохиткә җайлашуның төп бурычларыннан берсе булып тора.

Халыкара светофор көненә багышланган чаралар кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Лия Ильина җитәкләгән «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе волонтерлары белән иҗади очрашу узды. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова белән бергә волонтер балалар мастер-класс үткәрделәр.


7
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл йөрү кагыйдәләре буенча чара узды.


18
июль, 2025 ел
җомга

Чистайның «Юлдаш» интернат-йорты карамагындагылар белән социаль тернәкләндерү буенча белгеч Дарья Леонова «Җәяүлеләр һәм инвалид коляскасыннан файдаланучылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре» темасына мәгълүмат сәгате үткәрде.


3
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә Лаеш районының «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре килде.

Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Юл хаталарны кичерми» дигән профилактик чара уздырдылар.

Балалар травматизмын профилактикалау буенча «Балачак куркынычсызлыгы» акциясе кысаларында Алексеевск районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены үткәрделәр.


24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә куркынычсызлыкның төрле аспектларына багышланган мөһим һәм файдалы чаралар сериясе узды. Көндезге тору төркемендәге яшьләр стандарт булмаган ситуацияләрдә, юлда һәм су янында үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр.


20
июнь, 2025 ел
җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар «Тормыш иминлеге» темасына тренинг дәресендә булдылар. Чара юл һәлакәтләрен профилактикалауга, шәхси һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен җаваплылыкны үстерүгә юнәлдерелгән.


4
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең әйдәүче белгече Алсу Урманова катнашында чара оештырдылар. Дәрес балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International