Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Юлдаш» көндезге тору төркеме өчен «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкиле Алсу Сафиуллина юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде.
Клубта катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар алар өчен даими үткәрелә. Юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак, алар һәрвакыт кагыйдәләрне үтиләр.
«Күренеп тор!» акциясе кысаларында Алсу Сафиуллина барлык катнашучыларга яктылыкны кайтара торган брелоклар һәм жилеткалар өләште.