«Исток-Башлангыч» үзәгендә профилактик чара уздырдылар

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

8 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһим» дигән чара үткәрде.

Чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларда юлда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру, балаларда да, өлкәннәрдә дә җаваплылыкны үстерү.

Дәрес барышында социаль педагог катнашучылар белән юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен кабатлады, төрле ситуацияләрдә дөрес гамәлләр турында фикер алыштылар, җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең хаталарын ачыкладылар.

Алган белемнәр куркыныч хәлләрне булдырмый калырга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International