Лениногорск районында юлда балалар иминлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алсу Вахитова һәм башкарма комитетның административ бүлегенең әйдәп баручы белгече Анастасия Ибряева балигъ булмаганнар өчен мәгълүмати-агарту дәресе үткәрделәр. Очрашу юлда балалар иминлеге мәсьәләләренә багышланган иде. Чара Балачак унъеллыгы программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Балаларга кагыйдә бозу нәтиҗәләрен күрсәтүче махсус видеоролик күрсәттеләр. Катнашучылар үзләренең сәламәтлекләрен һәм тормышларын саклау өчен кирәкле кыйммәтле киңәшләр һәм тәкъдимнәр алдылар.

Ахырда һәркемгә юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен үз эченә алган махсус белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International