Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидулина 5 нче социаль участокта балигъ булмаган балалар өчен чара оештырды. Тема киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булуның мөһимлегенә багышланган иде.
Чараның максаты – районда яшәүче балигъ булмаган балаларның начар күрү шартларында, бигрәк тә кичке вакытта, куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру. Яктылыкны кире кайтара торган элементлар транспорт йөртүчеләргә юлда җәяүлене вакытында күрергә, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмаска ярдәм итә.
Мондый чаралар юлда үз-үзеңне тотуның гомуми культурасын күтәрүгә һәм шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.