«Шәфкать үзәге»ндә өлкәннәр белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Кичә «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә юлларда куркынычсызлыкка багышланган кызыклы һәм танып белү дәресе узды. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында учреждениегә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Арча районы профилактика бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтҗанова килде.

Күрсәтмә презентация ярдәмендә һәр җәяүле белергә тиешле төп кагыйдәләрне хәтердә яңарттылар. Шулай ук катнашучылар киң таралган хаталар һәм юлда килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлләр турында фикер алыштылар.

Чара күңелле һәм мавыктыргыч өлеш белән тәмамланды: өлкәннәр ребуслар чиштеләр һәм кадрлар буенча танылган фильмнарны танып белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International