«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында һәм балаларның иминлеген тәэмин итү максатында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән чара үткәрделәр. Яктылыкны кире кайтара торган элементларның мөһимлегенә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде. Социаль хезмәтләр алучыларга яктылыкны кире кайтара торган элементларның юлда куркынычсызлыкны арттырырга ничек ярдәм итүен искәрттеләр.
Мондый дәресләр юл иминлегенә дөрес мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә, балаларны юлда җаваплы булырга өйрәтә.