Яр Чаллыда көндезге тору бүлегендә катнашучылар белән профилактик очрашу уздырдылар

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тоору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге вәкилләре Ләйсән Уйбекова һәм Ләйсән Закирова белән очрашу оештырылды.

Урамда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның тотрыклы практик күнекмәләрен формалаштыру максатында хезмәткәрләр җәяүленең юлдагы җаваплылыгын искә төшерделәр, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану кирәклеге турында видеоролик һәм танып белү мультфильмын күрсәттеләр.

Очрашу барышында җәяүлеләр арасында юл-транспорт имгәнүләренең төп сәбәпләрен билгеләделәр. Социаль хезмәтләр алучылар актив тыңлаучылар булдылар, юл аша чыккандагы тормыш тарихлары белән уртаклаштылар.

Чара азагында һәркемгә җәяүле белешмәләре һәм яктылыкны кире кайтара торган әйберләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International