Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшел Үзән районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендә «Куркынычсызлык утлары» акциясе узды.
Көзге эңгер-меңгер җитү һәм көн яктысы кимер алдыннан Дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясе хезмәткәре балаларга үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында искәртү максаты белән учреждениедә булды. Уен формасында җәяүлеләр кагыйдәләрен кабатладылар. Балаларга тәүлекнең караңгы вакытында юлда күренеп торырга ярдәм итә торган фликерлар тапшырылды.