ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ксения Ведерникова «Светофор киңәшләре» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чара балаларның игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җәлеп итү максатыннан оештырылды.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Рәсимә Вахитова «Куркынычсыз юлларга «әйе» дип әйтик» дигән акция үткәрде. Чара шәһәрнең балигъ булмаган кешеләренә юнәлдерелгән иде.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 25 мартта Биектауның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Үз-үзеңә ышан» клубының утырышы узды. Чарада 12 яшүсмер, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ башлыгы, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре катнашты.


25
март, 2022 ел
җомга

Кичә, 24 март көнне, Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагоглар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә багышланган тематик чара уздырганнар.


22
март, 2022 ел
сишәмбе

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хәйрова социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен викторина оештырган. Чара ДБУ «Юл хәрәкәте иминлеге» вәкиле Илсөя Сафонова белән берлектә үткәрелде.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

6 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова балаларны юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгу сәбәпләре һәм юл-транспорт һәлакәтләре вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан дәрес үткәрде.


2
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны максатчан күзәтүләр, экскурсияләр аша өлкәннәр дөньясы белән таныштыру буенча эш алып барыла.


13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Үзеңә ышан» клубы утырышы узды. Чарада җиде яшүсмер катнашты.


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Юлларда балалар имгәнүләрен кисәтү буенча эш кысаларында 8 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Юлда дисциплина» дигән дәрес узды. Аны тәрбияче Елена Зверева үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International