Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ксения Ведерникова «Светофор киңәшләре» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чара балаларның игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җәлеп итү максатыннан оештырылды.
Төркемле дәрес барышында катнашучылар өйдән үзәккә кадәр маршрут төзеделәр, белгечнең юл йөрү кагыйдәләре турындагы сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук балалар юл билгеләренең төрләре турында белделәр, велосипед һәм җәяүлеләр юлда үз-үзен дөрес тоту кагыйдәләрен, җәмәгать транспортыннан файдалану кагыйдәләрен карадылар. Материалны ныгыту өчен балалар кроссворд чиштеләр һәм уен уйнадылар.
Дәрес күрсәткәнчә, күпләр юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныш, әмма аларны һәрвакытта да үтәмиләр, шуңа күрә катнашучылар «Светофор киңәшләре» дигән белешмәлекләр алдылар.
Әлеге чарада 14 балигъ булмаган бала катнашты.