«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән юл травматизмын профилактикалау кысаларында дәрес үткәрделәр

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 8 июнь көнне, Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән «Юл хәрәкәте кагыйдәләре тарихы» дигән дәрес-викторина үткәрде. Чара юлларда имгәнүләрне профилактикалау буенча эш кысаларында оештырылды.

Дәрес башында балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре тарихы турында сөйләделәр. Укучылар светофор сигналларын һәм юл билгеләрен кабатладылар, җәяүленең бурычларын искә төшерделәр. Тәрбияче ассызыклаганча, һәрвакыт игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк.

Яшь катнашучылар үзләрен хәрәкәтне көйләүче сыйфатында сынап карадылар, юл хәрәкәте билгеләрен белүләрен күрсәттеләр.

Җәяүлеләрне күзәтү вакытында балалар күпчелек кеше, хәтта өлкәннәр дә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәми дигән нәтиҗәгә килде: тиешле булмаган урыннарда яки светофорның кызыл утына юл аркылы чыгалар, юлда йөриләр. Машина йөртүчеләр арасында шулай ук тәртип бозучылар да бар – еш кына алар юл билгеләренә игътибар итми, тизлек режимын үтәми.

Балаларның игътибары яктылык кайтаргыч элементлар белән кием киюгә юнәтелде, чөнки ярдәмче элементлар караңгы вакытта һәм болытлы һава торышы вакытында машина йөртүчеләргә җәяүлеләрне күрергә ярдәм итә.

Алган белемнәрен ныгыту өчен балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International