«Өмет» приютында тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр

2022 елның 20 мае, җомга

Кичә Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре Диләрә Фатыйхова һәм Дамира Сәйфетдинова балалар белән «Юл хәрәкәте кагыйдәләре иленә сәяхәт» дигән темага тәрбияләнүчеләр белән дәрес үткәрделәр. Чараның максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту.

Дәрес барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен яңарттылар, светофор турында шигырьләр укыдылар, пазллар җыйдылар, табышмаклар чиштеләр.

Чарага ЮХИДИ белгечләре чакырылган иде, алар балаларга юлда хәрәкәт турында, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр һәм приютның яшь тәрбияләнүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International