Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин урам буйлап барам» дигән җаваплылык дәресе узган. Балалар «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» уен-викторинасында катнаштылар, аның максаты балаларның җәяүлеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында белемнәрен кабатлау һәм киңәйтү иде.
«Юл патруле»нең беренче станциясендә тәрбияләнүчеләрнең юл аркылы дөрес чыга белүләрен тикшерделәр. Икенче станция җәяүлеләрнең тротуарда үз-үзләрен тотышы мәсьәләләренә багышланган иде. Өченче станциядә «Мин урам буйлап барам!» хәлен чиштеләр.
Дәрестә балалар үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген үзләштерделәр, җәмәгать урыннарында йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен ныгыттылар. Шулай ук игътибарлылыкка тест үткәрелде.