Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» дигән танып-белү дәресе-викторинасы узды. Чараның максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм экстремаль хәлләрдә дөрес карарлар кабул итү күнекмәләрен үстерү иде.
Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр төрле юл ситуацияләре һәм гамәлләр алгоритмы турында фикер алыштылар, «Юлда куркынычсызлык» видеоматериалын карадылар. Аннан соң балалар тест биремнәре ясадылар. Викторина ахырында катнашучыларга юл билгеләре куелган пазллар тәкъдим ителде һәм һәр бала бер юл билгесе сурәтен җыйды.
Мондый чаралар балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау буенча профилактик эшнең бер төре булып тора.