«Веста» үзәге хезмәтләр алучылары юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәрләре балалар өчен «Сәламәтлек юлы» дигән чара уздырганнар. Очрашу автошәһәрдә узды.

Балалар гипс сынын бизәү буенча мастер-класста катнаштылар, яктылыкны чагылдыручы элементлар турында тематик видеоролик карадылар. Аннан соң балаларны мода күрсәтүдә катнашырга чакырдылар. Катнашучылар киемдә яктылыкны чагылдыручы элементларны ничек дөрес итеп кияргә кирәклеген күрсәттеләр.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен ныгыту өчен балалар, велотренажерда шөгыльләнеп, паркта велосипедта йөри алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International