Лениногорскида «Куркынычсыз юлларга «әйе» дип әйтик» акциясе узды

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Рәсимә Вахитова «Куркынычсыз юлларга «әйе» дип әйтик» дигән акция үткәрде. Чара шәһәрнең балигъ булмаган кешеләренә юнәлдерелгән иде.

Акция барышында катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге, киемдә яктылыкны чагылдыручы элементларны куллану мөһимлеге турында мәгълүмат бирделәр. Балалар юлларда куркынычсызлык мәсьәләсендә эрудицияле һәм актив булуларын күрсәттеләр, ничек дөрес юл аркылы чыгу, юл билгеләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар гражданнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның мөмкин булган нәтиҗәләре турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International